Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

“Зинһар, булышыгыз! Кызымны үзем үстерәсем килә!

Алина Әхтәмова үзенең инстаграмындагы аккаунтында көндәлек алып бара. Гади генә көндәлек түгел бу, ә җан авазы! Әйдәгез, бергәләп укыйбыз һәм тиешле нәтиҗә чыгарабыз!

@alinka_ramilovnaның көндәлегеннән:

Хәерле көн, минем игелекле дусларым!

Бүгенге көндә химиотерапиянең 10 курсын уздым инде, шуларның 6сы - агрессив. Химиянең һәркайсы хәтергә уелып калды, бигрәк тә зәңгәр югары дозалысы... Эх, көннәрдән беркөнне уянып китәргә дә, бу куркыныч төшне онытырга иде, дип хыялланам! Әлбәттә, хис-кичерешләр әйбәт түгел... Бер химия курсы 7 көн дәвам итә (схема 7+3): препаратларны веналарга кертәләр, беренче 3 көндә көнгә 3 тамчы, аннан соңгы 4 көн буе көнгә 2 система. 7 көн буе күңел болгана, костыра, организм ашауны кабул итми. Яхшы дигән очракта көне буена  бер-ике стакан су эчәм. Хәл юк, даими талчыгу, тиз ару-талу күзәтелә. Әйтерсең лә, якындагы 30 көнгә мине караватка беркетеп куйганнар. Курс тәмамланганнан соң кан күрсәткечләренең түбәнәюе күзәтелә,  җелек үтерелә һәм организм үзе мөстәкыйль рәвештә тромбоцитлар, эритроцитлар, лейкоцитлар ясау мөмкинлегенә ия булмый башлый. Күрсәткечләр нульгә кадәр төшә һәм бу вакытта иң авыр халәт: температура  - 38 градус, тән тимгелләнә (тромбоцитлар җитмәүдән), стоматит, ике атна дәвамында лайлалы эчәклекнең ялкынсынуы күзәтелә. Организмга кан салу һәм тромбомасса ярдәм итә. Иң яхшы очракта 2-3 атнадан җелек мөстәкыйль рәвештә гемоглобин, лейкоцитлар һәм тромбоцитлар эшләп чыгара башлый. Кан анализлары нормалаша һәм син аңыңа киләсең. Мондый кичерешләрне беркемгә дә теләмим!

ХХХ

Дөньядагы иң яхшы ир-ат - янәшәмдәге кеше. Иремнең иң нечкә чалымнарына кадәр күңелемә бик якын. Рәхмәт сиңа ышанычлылыгың, мәхәббәтең, игелеклелегең, кайгыртучанлыгың һәм назларың өчен! Син миңа яшәү көче бирәсең. Алга таба гаилә учагын сакларга, яратырга һәм сөендерергә вәгъдә бирәм! Кечкенә сабыебызга карата җылы мөнәсәбәтең, аны шулай каты яратуың өчен аеруча рәхмәт! Тормыш безгә нинди генә сынаулар куймасын, без синең белән бергә булдык һәм гел алга гына барырбыз.Алла бирсә, безнең барысы да яхшы булачак!

ХХХ

Син - безнең бәхет,

Син - безнең кояш,

“Тук-тук“, - дип, тибә йөрәкләр.

Син - безнең бүләк,

Син – безнең өмет!

Синнән башка берни кирәкми...

 Әни булу - минем өчен дөньядагы иң зур бүләк. Рәхмәт сиңа, минем татлы кызым! Айлин Тимур кызы - безнең барыбызга да зур сөенеч алып килде! Кызым, без сине әтиең белән бик нык яратабыз һәм балачагың онытылмаслык, киләчәгең дә якты, матур, лаеклы булсын өчен бар көчебезгә тырышачакбыз!

ХХХ

Кадерле дуслар! Тормышта иң мөһим һәм кыйммәтле нәрсә - гаилә ул! Башта, син анда туасың, ә аннары, аны үзең барлыкка китерәсең! Минем гаиләм - Ходай бүләге. Минем гаиләм миңа һәр көнне иртән уянып аякка басарга, алга таба яшәргә көч бирә.

ХХХ

Без никадәр генә көчле рухлы, кыю, бай, куркусыз булсак та, кинәт авыру тумыштан килгән һәм тормышта тәрбияләнгән сыйфатлардан өстенлек алырга мөмкин икән. Ул барысын да ялмап ала. Син үзеңә-үзең тоткынлыкка төшәсең, беркая качып котыла алмыйсың. Үзең генә булсаң, бер хәл. Язмышлары өчен син җаваплы кешеләр дә бар бит. Гомерендә беренче бәйрәме - туган көне һәм балалар бакчасындагы күңелле иртәләргә барганда, кызчыгымны, назлап, ак бантиклар бәйләү һәм ак колготкилар кигертү хокукыннан мәхрүм итәргә ни  хакым бар минем? Ирем ни өчен тәмле ашлар пешкән өйгә, яраткан гаиләсе кочагына очып  кайта алмый? Ни өчен әнием минем белән бәхет уртаклашыр урында, көн саен яшь түгә? Минем андый хокукым юкмени?!. Кадерле кешеләремне алга таба бәхет белән күмәр өчен мин сәламәтлегем өчен нык көрәшәчәкмен!

Бу текстта авыр сүзтезмәләр бик күп язылды. Әмма, дусларым, ачыктан-ачык әйткәндә, мин хәзер сездән башка бөтенләй көчсез. Яхшы  күңелле КЕШЕЛӘР мине ачык, дөрес аңларлар, бигрәк тә әниләр. Сабыемны тәрбияләү буенча әле башланып кына килгән матур  тарих инде аянычлы тәмамланырга да мөмкин дигән уй җанымны телә... Башкалардан ярдәм сорау һәрвакыт авыр. Барлык героизмымны эшкә җигеп, сәламәлек өчен көрәштә игелекле кешеләрдән ярдәм сорамый калырга ни хакым бар? Минем андый хокукым юк. Шуңа күрә, бүген, мин елый-елый сорыйм: зинһар, миңа ярдәм итегез!

ХХХ

Тормышта барысы да вакытлыча. Һәр мизгелнең кадерен белик! Бүген син бай, иртәгә ярлы. Бүген син көчле, ә иртәгә, авыру сәбәпле, көчсез. Бүген сиңа күңелсез һәм сагышлы, иртәгә синең тормышыңа могҗиза килеп кереп, аны мәңгегә үзгәртер.  Һәр көнне, һәр минутны кадерлә! Тормыш үзгәрүчән! Иртәгә ни буласын беркем дә белми…

 

Сүз шәһәрдәшләребез Әхтәмовларның Түбән Камада яшәүче киленнәре Алина Рамил кызы турында бара. 28 яшьлек кыз 2019нчы елның 10нчы декабрендә  бәби алып кайткан. Озак та үтми аңа лейкоз дигән коточкыч диагноз куйганнар. Әнисе елга якын хастахнәләрдә тормыш өчен көрәшкәндә, ире Тимур кечкенә кызлары Айлинны ялгызы үстерә.  Алинәгә җелеген күчереп утырту өчен донор кирәк. Якын туганнары арасында тиешле кандидат табылмаган. Хәзер Израильдә аны аякка бастырырга мөмкин булган операциягә 15 миллион сум акча җыю бара. 3407227  сум җыелган инде.

Ярдәм өчен реквизитлар:

Саклык банкы картасы 2202 2004 0966 2689

(Алучысы Алинә Рамил Кызы.)

Киви кошелек +7 919 680 94 41

PayPal alina-ramilovna@mail.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев