Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Югалтулар да булды

Мамадышта ике көн дәвамында волейбол буенча бәйгеләр узды. Сүз ТР муниципаль хезмәткәрләр арасындагы Спартакиада турында бара.

Ярышларга барлыгы 12 районнан командалар җыелды. Алар дүрт төркемгә бүленеп уйнадылар. Безнең команда үз төркемендә Питрәч һәм Арча районнары командаларын бирелдереп, ярышларның чирекфинал өлешенә уздылар. Монда алар Тукай районы муниципаллары белән очраштылар. Көндәшләр безнекеләргә әллә ни каршылык күрсәтә алмадылар һәм 2:0 исәбе белән бирелергә мәҗбүр булдылар. Ярымфиналда командабыз югалту кичерде. Саба районы волейболчыларына каршы уйнаганда Булат Хәсәнов аягын авырттырды, аңа медицина ярдәме күрсәтергә туры килде. Шулай булуга карамастан, сабалылар да мамадышлыларның каршылыгын сындыра алмадылар. Икенче ярымфиналда Балтач һәм Биектау командалары очрашты. Соңгылары көндәшләрен бирелдереп, финалга уздылар. Анда аларны безнең муниципаллар көтә иде. Егетләребез биектаулыларны бирелдереп, җиңү яуладылар. Мамадыштагы ярышлар барган көннәрдә Сабада хатын-кызлар командалары көч сынашты. Кызганычка каршы, безнекеләргә дүртенче урын белән генә канәгатьләнергә туры килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев