Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Йөгерегез, йөгерегез, файдасы күп, белегез!

Бүген – Бөтендөнья йөгерү көне. #GlobalRunningDay акциясенә, җиңел атлетларга гына түгел, теләге булган теләсә кемгә кушылырга тәкъдим итәләр.

Ә минем, йөгерү буенча яңа гына 21 көнлек марафонда катнашкан журналистның, бу өлкәдә бирерлек киңәшләре, хис-тәэсирләре шактый. Проект хуҗасы #Раилгатауллин шарты буенча көн саен селфи төшәргә һәм үз сәхифәмдә (ВКонтакте яисә Инстаграмда) әлеге фотоны 7:00 сәгатькә кадәр #сәламәтиртә хэштегы белән урнаштырырга, моңа өстәп текст та язарга кирәк иде.
Көндәлегемне көлә-көлә яңабаштан укып, хозурланып карап утырдым. Менә ул язмалардан кайбер өзекләр:
11 май
Иң яраткан проектым - #әдәбимарафонны гөрләтеп үткәргән Раил дигәндә, аяк – идәндә, ни кушса, шуны эшлибез! Яңа марафонда катнашырга булдым: бүген йортыбыз тирәли өч әйләндем, берочтан сарымсакларга да су сиптем.
12нче май
Шәәәп бүген урамда! Торыгыз, тор! Йокының туясы юк. Әйдәгез, яңа проектка кушылабыз!
13 май
Әссәламегаләйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәракәтүһ! Ураза гаете мөбарәк булсын! Бәйрәм белән барыгызны да! Бүген иртәнге сәгать 5 тулганчы мәчет тарафына йөгердем.
14 май
Булды: мыш-мыш килеп, финишка - чия янына килеп җиттем. Көн бераз сүрәнрәк, тик бик матур булырга уйлап тора. Җомгалар мөбарәк булсын!
15 май
Алмагачы чәчәк ата,
Майның унбишләрендә.
Атты, атты, шау чәчәккә күмелгән бөтен дөнья! Калхузда иртә башланды! Бездә бүген #бәрәңгефест. Зеп-зерәгә йөгереп йөреп булмас дип, өй тирәли чабып әйләнгән саен икешәр чиләк бәрәңгене буразна башларына урнаштыра бардым, эш фронты әзер.
16 май
Кичәге “Җир уллары“ трагедиясеннән соң, бүген дүрт санымны җыеп, караваттан торып, ничек йөгерергә чыкканымны тәфсилләп сөйләп тормыйм. Зарлана, диярсез. Тик без моны эшләдек! Чыдаса, чыдый икән адәм баласы эшкә! Ычтапан дәдәгез бәрәңге бакчасыннан гольф кыры ясарга быел да өлгерми калды.
17 май
Карагыз әле кара: безнең янәшә күпкатлы йорт стенасына олы итеп нәрсә дип язып куйганнар: “Спорт – это жизнь!“
18 май
Маршрутны үзгәрттем бүген, тыкрыктан кереп китеп, тауга таба юл алдым. Бу тирәдә генә йөгергәндә тизрәк өйгә кереп китү уе тынгылык бирми алайса. Киттем, киттем, менә хәзер кире кайтасы бар инде...
19 май
Әрекмәннәр, кычытканнар –
Балачак джунглие,
Шулар арасында
Кукы – иң җүнле иде.
Тузганак чәчәк аткан, сап-сары бөтен дөнья, тәкыя үреп киим микән, балын кайнатыйм микән.
Пионерлар һәм Татарстан Матбугаты көне белән барыбызны да! Көн галәмәт матур башланды, гел шушы сандугачлар, бакалар сайравын, әтәчләр, күкеләр кычкыруын тыңлап кына йөрисе килә...
20 май
Бу кырлар, бу үзәннәрдә минем
Үзем генә белгән җырлар бар.
Тик өстемә Мисырдан бүләккә алып кайтылган футболка кигәнмен икән, күгәрченнәр күргәч, фиргавеннәр янына да барасым килеп китте. Дөнья матур, дөнья киң... Иншалла, сәяхәткә дә барырбыз. Исән-имин, сау-сәламәт булыйк!
21 май
Урррррра, яңгыр яуган бүген, рәхмәт яугыры! Муллыкка, туклыкка булсын! Ә һава шундый саф... Май кояшы булып балкып, иртәннән барыгызга да җомга сәламнәрен юллыйм. Әссәламегәләйкүм, физкультпривет!
22 май
Иртәннән яңгыр койды бүген, шыбырдавын шактый тыңлап яттым. Ә сәгать келт-келт йөрүен дәвам итә, сикереп тордым. “Алсу, мәйтәм, син тоз түгел, эремәссең, марш, йөгерергә, башлагач, эшне ташламыйлар!“ Мин юынган, киенгән арада яңгыр туктаган. Подгорный урамыннан әйләнеп кайттым, маршрут шактый ерак килеп чыкты. Юлымда очраган матур кәртинкәләр телефонга эләккәләде, күз төшә бит. Анда хәзер никадәр шәп язгы кадр җыелуын күрсәгез! Табигатьнең шау чәчәккә күмелгән иң гүзәл чорын күзәтү – үзе ләззәт!
23 май
Күкнең төбе тишелгән, иптәшләр. Төнге сәгать 2дән бирле коя бу. “Евровидение“дә Мәдиҗәгә көч биреп утырып, төне буе йокламадык. Беренче унлыкка керде “Русская женщина“! Марафонның вакыты чыкканчы урамга чыгып бастым бүген дә. Кичә Раил булып Раил өендә генә шөгыльләнгән булып чыкты. Ә без кушканны тиешенчә, җиренә җиткереп үтәргә гадәтләнгән. Җүнле хуҗа этен дә урамга чыгармый мондый көнне, урамда эт тә юк, дип уйлап кына бетергән идем, күршеләрнең Шаригы, койрыкларын болгап, яныма килеп басты. Хәерле якшәмбе иртәләре белән! Хәзер авылга китәбез, әни янына, көне буе чабасы бар әле бүген. Хәрәкәттә – бәрәкәт. Татар халык мәкале мең кат хаклы.
24 май
Йөгердем футбол кыры буйлап, янына гына таган да ясаганнар, анда да тибрәлдем. Рәхәт булды, балачакка кайтып килдем. Тик торсаң, озынборыннар ябырыла, спортивный тәмле кан исен сизәләр бугай. Тәки озынрак репортаж язарга ирек бирмәде болар.
25 май
Нинди генә җиһазлар юк икән безнең спорт мәйданчыгы янында. Турникта ничә тапкыр гәүдәмне күтәргәнне әйтмим. Шулай да, шатлыгымны уртаклашам: язга чыкканнан бирле өч килограммга кимедем бит мин!
26 май
Кичә эштә коронавируска каршы вакцина ясаттык. Йөгерергә ярамый, диделәр. Иртән шактый икеләнеп яттым. Күккә акча чөйгән идем: герблы ягы өскә чыкты, бакча буйлап бераз әйләнеп керергә туры килде. Ә иртәнең матурлыгын каләм белән генә тасвирлап бетерә торган түгел. Илһам да килеп китте әле, такмак туды.
Иртән торып тышка чыксам,
Былбыл сайрый өн белән;
Таҗлы вирус, ычкын, давай,
#Сәламәтиртә берлән!
27 май
Тузганаклар мамык очыра! Өрәм хәзер. Әбиме, бабаймы? Әйтегез тизрәк, вакыт чыга алайса. Шундый матур, кояшлы, хәерле, #сәламәтиртә белән барыгызны да!
28 май
Без бүген күбәйдек, иярченнәр табылды миңа. Шул хакка стадионны 7 кат әйләндем. Хәзер кызыклы шәкерт һәм кызым Алиса белән хәтфә келәмдә уйнап алсаң да ярый... Матур төшкәнбезме фотога?
29 май
Капкадан чыгуга - дүрт ягым кыйбла. Бүген дә стадионга таба киләсе иттем. Кичә кызым әйтә: “Әни, спортсменнар бары тик туры, тигез юлдан гына йөгерергә тиеш!“ – ди. Өстемдәге, аягымдагы киемнәремне дә бракка чыгарды. Нишләргә инде хәзер. Беркөнне яңгыр яуганда аякка галуш киеп йөгерү гүпчим дөрес булмаган икән.
Иртән торып тышка чыксам,
Әтәч менгән киртәгә,
Дөнья ямьнәрен күрерсең,
Йөгер, #сәламәтиртә дә
30 май
Марафонның 20нче көне бүген! Мин һәм башка йөгерүчеләр - маладис! Миндәй җылы ятагыннан кран белән дә күтәреп булмастайларны да иртән - иртүк урыныннан кузгата алган #Раилгатауллин га мең рәхмәт, аның артыннан иярүче фикердәшләргә дә. Раил үзе бүген Казанда #забегрф да 21 километрга чабарга җыена, чын күңелдән уңышлар телим, бик булган кешеләр эше бу. Синдәй милләтпәрвәр уллары булганда, татар халкы ерак китәр, иншалла.
31 май
Иртән торып, тышка чыксам,
Чәчәк аткан юкәләр.
Ышанып та булмый әле
“Бетте #сәламәтиртә!“ – дисәләр.

Марафон бетте, ләкин бу эшне бер башлагач, туктап булмый икән! Чөнки йөгерү – сәламәтлекне һәм рухыбызны ныгыта, бәхет гормоннарын кузгата! Чыннан да иртән-иртүк торган кеше көн дәвамында күбрәк эш эшләргә өлгерә, аның үзүсешкә дә, гаиләсенә дә вакыты күбрәк кала, кәеф, дисциплина яхшыра, буй-сын да тәртипкә килә.
Файдасы искиткеч күп инде, үземнән беләм!
Әйдәгез, йөгерәбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев