Әйдәгез, #әдәбимарафонда катнашабыз!
XV #ӘДӘБИМАРАФОН ПРОЕКТЫНА ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТҮ АЧЫК!!!
XV #ӘДӘБИМАРАФОН проектында катнашу өчен:
1. Әлеге рәсми язмага комментарийларда катнашуыгызны белдереп "+" куеыгыз, ФИОны һәм ил/төбәк/районны, яшегезне, кайсы соц.челтәрдә катнашуыгызны языгыз. (Мәсәлән, + Раил Гатауллин, ТР Казан, 43 яшь, ВКонтакте). Инстаграмда катнашырга уйласагыз, Инстаграм аккаунтын да күрсәтергә онытмагыз. Башка кеше өчен "+" куярга ярамый, һәр кеше үзе катнашырга теләк белдерергә тиеш (13 яше тулмаган балаң өчен генә мөмкин, шушы аккаунттан катнашса)!
2. Язма белән уртаклашыгыз һәм дусларыгызны да катнашырга чакырыгыз. Яшь һәм ил чикләүләре юк.
3. 21 көн дәвамында бер көн дә калдырмый кулыгызга татар телендә әдәби әсәр, әдәби журнал алып укыгыз, укыганнан иң кызыклы өзекләрне үз диварыгызда #әдәбимарафон, #татарстанязучыларберлеге, #татнетныүстерүфонды һәм автор, нәшрият яисә журнал хэштегларын (мәсәлән, #татарстанкитапнәшрияты) куеп урнаштырыгыз. Әсәрдәге өзеккә туры китереп медиа (фото, видео, аудио) өсти аласыз. 8 яшькә кадәр балалар укыганны матур итеп дәфтәр битенә күчереп яза, ә әти-әниләре аларның язуларын матур итеп фотога төшереп ВКонтакте яисә Инстаграмда урнаштыра ала. Кешенекен күчермәләп алу тыела. Һәр кеше үз куллары белән, татар хәрефләре белән телне бозмыйча язарга тиеш. Телне бозып язган вакытта үзегезгә зыян гына килергә мөмкин. Чөнки позитив позитив алып килә, ә негатив негатив алып киләчәк!
Бәйгенең нигезләмәсе белән танышып чыгарга да тәкъдим итәбез: http://tat-i.net/tt/adabimarafon-15.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев