Әйдәгез, борай бәлеше пешерәбез
Җәмгыять

Әйдәгез, борай бәлеше пешерәбез

Бик файдалы һәм искиткеч тәмле ризык бу!

Бәлеш эчлеге өчен: 
* 600 г борай;
* 900 г сөягеннән араланган ит (майлырак булса яхшырак);
* 300 г суган.

Камыр өчен:
* 3 йомырка;
* 100 әр г сөт һәм су;
* 30 г чүпрә;
* кирәгенчә тоз.

Борайны юабыз һәм дөге шикелле үк итеп бүрттереп, иләк аша суык су белән юып сөзәбез.

Аннан соң шак­маклап туралган ит, суган, борыч һәм тоз белән болгатабыз да вак бәлешләр ясап (зур итеп тә ясарга мөмкин) мичтә 45 минут пешерәбез.

Пешеп чыккач өстен сыер мае белән майлап алабыз.

Тәмле булсын!

Тулырак: http://syuyumbike.ru/news/vypechka/boray-bleshe


Нет комментариев