Ял итүчеләр саны чикләнә
Җәйге каникулларга кул сузымы гына калып бара.
Укучылар өзлегеп көтеп алган чор бу. Ләкин алар вакытларын урамда трай тибеп уздырмасын өчен, районыбызда балаларга барлык шартлар да тудырылган. Ләкин пандемия бу юнәлештә кайбер үзгәрешләрне кертергә мәҗбүр итте. Бер урында массакүләм ял итүчеләрнең санын киметергә туры килә. Быел, “Кама” сәламәтләндерү лагерында җәйге чорда 500дәг артык бала ял итәр, дип планлаштырыла. Бу – пандемиягә чаклы ял иткәннәрнең 75 проценты күләмендә. Моны Роспотребнадзор таләп итә. Беренче смена 30нчы майдан эшли башлаячак. “Кама” лагеры ишекләрен 30нчы августта ябачак. Моннан тыш республиканың төрле районнарыннан килеп ял итүчеләр өчен “Нурлы алан” һәм “Дуслык” палаталы тематик лагерьлар да эшләячәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев