Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Якташыбыз Гөлсирин Абдуллинадан тәмле коймак РЕЦЕПТЫ

Җырчы Гөлсирин Абдуллина яратып пешерә торган ”челтәрле” коймак рецепты белән уртаклашты. Сезгә дә тәкъдим итәбез.

Кирәк булачак:
1,5 стакан он, 3 йомырка, 250 мл кайнаган су, 2 стаканга якын кефир, 1 аш кашыгы шикәр, ¼ чәй кашыгы тоз, бер чеметем генә (1/3 чәй кашыгы) сода, 2 аш кашыгы үсемлек мае, 50 гр атланмай.

Онны зур савытка саласы, шикәр, тоз, сода өстәп, барысын бергә болгатырга. Кефирны йомырка белән аерым савытта тугларга, бераз күпертергә кирәк.

Аннан соң аларны онлы массага бушатырга, миксер белән яхшылап болгатырга. Бер стакан кайнар су һәм үсемлек мае да өстисе. Соңрак һәммәсен дә болгатып, куе булмаган камыр әзерлибез.

Табаны майлыйбыз һәм коймакларны кыздыра башлыйбыз. Камырны юка итеп салырга тырышыгыз. Беренче коймакны пешергәндә майларга кирәк, калганнарын коры табада гына. Юка, авызда эри торган тәмле һәм челтәрле коймаклар әзер!

 

 https://tatar-today.ru/2021/03/66036/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев