Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Якташыбыз ФӘННҮР МӨХӘММӘТҖАНОВ - «ТАТАR СҮЗЕ» БӘЙГЕСЕ ЛАУРЕАТЫ

Халыкара туган тел көнендә, Татар дәүләт филармониясендә татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле укучыларның «TATAR сүзе» республикакүләм бәйгесенең бүләкләү тантанасы үтте.

Бәйгенең максаты – татар телен һәм әдәбиятын пропагандалау, татар халкының тарихи-мәдәни хәзинәсен сакларга омтылу, милли мәдәният өлкәсендә китапның урынын һәм әһәмиятен билгеләү, татар әдәбиятына кызыксыну уяту, нәфис сүз юнәлешендә талантлы башкаручыларны барлау, аларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү һәм профессиональ сәхнәгә чыгарга ярдәм итү.
Бәйгене Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе оештырды.

"Профессионаллар" номинациясендә Камал театры артисты Фәннүр Мөхәммәтҗанов лауреат исеменә лаек булды.

Фәннүр Мөхәммәтҗанов Мамадыш районының Урта Кирмән авылының саф чишмә суларын эчеп үскән егет. Тамашачылар аны «Галиябану», «Җилкәнсезләр», «Агыла да болыт агыла», «Тормышмы бу?» спектакльләре аша белә.

Якташыбызны  җиңүе белән чын күңелдән котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев