Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Ягез, мамадышлылар, чиратта кайсыбыз?!

Коронавирустан саклану өчен вакцина ясаттыгызмы әле?! Барыбыз өчен дә көн кадагындагы иң мөһим сорау һәм проблема шушы хәзер.

 Россиядә массакүләм вакцинация бара. Тик аңа карата җәмәгатьчелекнең фикере төрле. Эшнең ничегрәк оештырылуын ачыкларга теләп, иртән-иртүк, район үзәк хастаханәсенә юл тоттым.

“Провизор госпиталенә алып керимме соң?!“

Иң беренче баш табиб кабинетына юнәлдем. Дамир Хаҗиев җылы каршы алды. Дусларча сөйләштек.
- Дамир Фаязович, дөресен генә әйткәндә, сезнең бу прививканы ясатканыгызны сурәтегез белән газетаның беренче битенә бирсәк тә, күпләр ышанмады. “Берәр витамин кадаткандыр әле“,– дигән фикерләр ишетелде, – дим. Баш табиб өстәлендә яткан кәгазьне миңа сузды. Аның организмында антитәнчекләр булуын раслаган медицина анализлары икән.
- Мәгез, карагыз. Фотога төшереп алсагыз да була. Башкаларга да күрсәтерсез. Прививка ясатучыларның өчесенең генә әзрәк температурасы күтәрелеп алды. Ә ул булырга мөмкин. Мин үземне әйбәт хис иттем. Икенчесен дә ясаттык. Хәзер, антитәнчекләр барлыгын белгәч, кәеф тагын да яхшырак, күңел тыныч. Әлбәттә, прививка ясату – ирекле һәм һәркемнең үз эше. Язмыш та лотерея уены кебек. Дәваларга күпме генә тырышсак та, терәлеп торган иң якын күршем, күренекле танышлар үлеп китте. Узган ел Мамадыш районында алдагы елга караганда үлем-китем 160ка күбрәк. Бу чир терелгәннәргә дә катлаулылыклар бирә бит. Инсульт, инфаркт, хәтта психологик тайпылыш очраклары да бар. Тагын нинди саннар, фактлар китерим? Әйдәгез, болай эшлик алайса, мин сезне хәзер провизор госпиталенә алып керәм. Барысын да үз күзләрегез белән күрерсез. Тәвәккәллисезме? Юкмыни? Шулай, сакланганны саклармын, ди Аллаһы Тәгалә. Аек акыл белән эш итәргә кирәк. Куркыныч чирне эләктермәс өчен иммунитетны бушлай һәм авыртуларсыз гына ныгытуның иң туры юлы – шушы!
... Ул арада табиблар “пятиминутка“га җыела башлады.

Халык көннән-көн активлаша

Чираттагы сорауларым табиб-эпидемиолог Айрат Галиевка төбәлде.
– Гам Ковид Вак (Спутник-V) вакцинаcы районыбызга 495 доза кайткан иде, бетеп килә инде. Яңа партия көтәбез. Мин прививканы үземә дә, хатыныма да беренчеләрдән булып ясаттырдым. Халык активлашканнан-активлаша. Районда көн саен якынча 60лап кешегә ясала. Хәл начарлану очраклары теркәлмәде, пациентлар реакциясе тиешле кысаларга сыеша. Моны һәркемгә тизрәк башкарырга киңәш итәм. Вакцина ясату – Covid-19дан котылу! Район үзәк хастаханәсенә дә, авыл ФАПларына, амбулатория табибларына да мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Сораулар туса: телефоннар: 122; 2-20-00. Ә сез хәзер 220нче кабинетка барыгыз, анда сезгә барысын да аңлатырлар, эш процессын үз күзләрегез белән дә күрерсез, – диде ул.

“Без башта һәркемне ныклап тикшерәбез“

220нче кабинетта алар өчәү иде. Югары категорияле фельдшер Резеда Мөнипова, ярдәмчесе Юля Чернышова, пациент – Зөфәр Саттаров. Белгәнегезчә, ул – мәгариф хезмәткәрләренең территориаль профсоюз оешмасы рәисе. Сорауны башлап аңа бирдем:
– Зөфәр Рәүфович, аучыга киек үзе йөгерә. Бу бүлмәдә нәкъ менә сезгә тап булуым ничек әйбәт. Бу адымны ник нәкъ менә бүген ясарга уйладыгыз?
– Әлеге мәсьәлә һәркайсыбызны борчыйдыр, дип беләм. Ватсаптан килгән төрле имеш-мимешләргә игътибар итеп, икеләнеп йөреп булмас. Россия вакцинасының дәрәҗәсен төшерү өчен махсус эшлиләр бит аны. Кичә антитәнчекләргә анализ биргән идем, миндә юк икән алар. Ясатам хәзер, – диде ул.
Резеда Шамиловна аның анкетасын тутыра иде. Сорауларга җавапларын игътибар белән тыңлап, язды. Тиешле процедураларны башкаргач, кулына искәрмә тоттырды. Анда барлык таләпләр тәфсилләп язылган икән.
– Без башта, шушылай яңа коронавирус инфекциясеннән вакцина ясату барышында нәрсә эшләргә ярый һәм ниләр тыелуын һәркемгә аңлатабыз. Барысын да җентекләп тикшерәбез, каршылыклар булуын ачыклыйбыз. Прививка ясатырга теләүчеләр туры безнең кабинетка рәхим итсеннәр, – дип озатып калды ул.

“Өлгерәсебез бар!“

210нчы кабинет – процедурная янында чират хасил булган. Прививканы шушында ясыйлар. Чиратта утыручыларны сөйләштерәм.
“Өмет“ социаль приютында эшләүче Гөлнара Мөбарәкова, Гөлнар Исмәгыйлова, мамадышлы Зәлифә Чулкина, Норма урманчылыгында яшәүче Раиса Логунова – барысы да, үз аңнары белән өлгереп җитеп, прививка ясатырга килгәннәр. Раиса Анатольевна сөйләшергә бигрәк тә ярата торган кеше булып чыкты. Спорт белән яшь чагыннан ук ныклап шөгыльләнә, табигатькә якынрак булырга тели, өлкәнәйгән көнендә Чаллыдан урман эченә яшәргә күченеп кайткан. Үз яшенә караганда күпкә яшь күренә. “Мин хәтәр төркеменә керәм шул инде хәзер, чиргә каршы хәстәрлек чарасын үзвакытында күрергә кирәк!“ – ди. Фотога төшерергә ризалыгын алып, аңа ияреп, мин дә процедура кабинетына кердем. Шәфкать туташы Зөлфия Ефимова ирекле ризалык турында мәгълүмат кәгазен тутыргач, түргә – кулына шприц тотып торган шәфкать туташы Чулпан Минһаҗетдинова янына үттек. Минем үз эшем – эш, позага басуларын сорадым.
- Безне экран йолдызына әйләндереп бетерәсез бугай инде, әйдәгез, тиз генә төшерегез дә, чыгыгыз, яме. Пациентларыбыз көннән-көн арта, бүген төштән соң “Азбука сыра“ филиалыннан 15 кеше килергә тиеш. Өлгерәсебез бар! Ә сезне, Логунова, 22 көннән соң кабат көтәчәкбез, хәзер коридорда ярты сәгатьләп утырып торыгыз, яме, - диде Чулпан. Раиса апа үзенә прививка ясаганнарын сизми дә калуын әйтте. Бергәләп коридорга чыктык.
210нчы кабинет ишеге төбендә прививка ясатырга килүчеләр күпләп җыелган. Баш өстебездә Домокл кылычы кебек эленеп торган зәхмәткә каршы язга кадәр коллектив иммунитет формалаштыру һәм ныклы сәламәтлек булдыру – барыбызның да бурычы!
Ягез, чиратта кайсыбыз?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев