Яңа проект
Билгеле булганча, тиздән Гашыйклар көне. Шул уңайдан сайтыбызда игьлан ителгән яңа проектта катнашырга онытмагыз!
Озак еллар бергә, иңне - иңгә куеп, яшьләр өчен үрнәк булырлык, сөю-сәгадәтьтә гомер кичергән парлар турында безгә язып җибәрегез! Шулай ук сайтыбыз аша сөйгән кешеләрегезгә сөю яратуыгызны да белдерә аласыз. Икенче яртыларыгызга багышлап язган мәхәббәт хатлары, шигьри юллар шулай ук бәйрәмгә үзгә бер кәеф өстәр, күңелләрне үсендереп җибәрер иде.
Үзенчәлекле танышу тарихлары, озак еллар бергә яшәүче юбиляр парлар, беренче мәхәббәт турында уйланулар, хис-хатирәләрегез тә бастырылачак.
Әлеге проектыбызны хуплавыгызны, катнашуыгызны теләп калабыз, дуслар! Хатларыгызны gazeta-nokrat@mail.ru электрон адресына юллагыз! Җиңүчене Гашыйклар көнендә игълан итәчәкбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев