Яңа эшләргә рух бирүче бәйрәм
Узган атнада Мамадышта һәм район авылларында Сабантуйлар гөрләп узды. Сабантуй! Бу бәйрәмдә хезмәт халкының бик борынгыдан килгән күркәм гадәтләре, уен-җырлары, йолалары бергә кушыла. Язгы чәчүне тәмалап, Сабантуйны каршы алу – элек-электән зур вакыйга булып исәпләнгән һәм аны бәйрәм итүгә хәзерлек эшләре алдан алып барылган.
Кыш буена хатын-кызларыбыз бәйрәмгә бүләк әзерләгән, теккән, чиккән. Яз җитү белән малайлар – йомырка, ә егетләр сөлге җыйган. Хәер, заманалар бүген күпкә үзгәрсә дә, борынгыдан, ата-бабаларыбыздан килгән гадәтләргә тугры калып, бәйрәм буласыга каршы көнне авылларда да, шәһәрдә дә йорттан-йортка йөреп бүләкләр җыелды.
Язманың тулысы белән газетабызның алдагы санында таныша аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев