Халыкка хезмәт итү — тормышның төп мәгънәсе: Минтимер Шәймиевкә 89 яшь тулды
Бүген Татарстанның беренче Президенты, республиканың Дәүләт киңәшчесе һәм «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» орденының тулы кавалеры Минтимер Шәймиев туган көнен билгеләп үтә. Татарстанның танылган сәясәтчесенә 89 яшь тулды.
Минтимер Шәрип улы республикага иң катлаулы чорда — яңа Россия дәүләтчелеге аякка баскан елларда җитәкчелек итте. Ул Президент вазыйфасында 19 ел дәвамында нәтиҗәле хезмәт куйды.
Аның ил һәм халык өчен башкарган зур эшләре югары бәяләнде: Шәймиев Россия Хезмәт Каһарманы (Герой Труда) дигән югары исемгә лаек булды.
Бүгенге көндә аның башлангычы белән тормышка ашырылган проектлар, аерым алганда, «Адымнар» полилингваль белем бирү үзәкләре, меңләгән Татарстан баласына дөнья дәрәҗәсендә белем алырга мөмкинлек бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев