Ватанын яраткан, телен дә ярата
Мамадыш районында удмуртлар компактлы яши торган өч торак пункты – Яңа һәм Түбән Очалар, Пойкино авыллары бар. Соңгысы мөселман татарлары, керәшеннәр, руслар яши торган авыллар әйләнәсендә калып, үзгә бер анклав хасил итә. Шул торак пунктында танышым, авыл мәдәният йорты директоры Людмила Герасимова яши.
“Юкка азапланма”
Интернеттан исәнләшүгә, саулыкны белешүгә кагылышлы берничә сүзнең удмуртча вариантларын таптым да, телефоннан шалтыратып, Люданы шаккаттырырга ниятләдем.
–Бур чукнае, Людмила. Куальесыз кыше, уд висеське?
–Микулай, синме әллә бу? Телләреңне сындырып, азапланма инде. Хәерле иртә. Хәлләр әйбәт, сәламәтлеккә дә зарланмыйм, – дип саф татарчалатып җавап бирде ул.
Инде аңлагансыздыр, Людмиладан ниләр сораганымны?
"Пойкинога килгәнче татарчаны белмәдем"
Чыннан да, күпме гасырлар дәвамында күрше-тирә авылларда яшәүче руслар, татарлар белән кушылмыйча телләрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын саклап калган удмуртларга сокланмый мөмкин түгел. Карендәшләре яши торган, Людмила туган Түбән Учага да 50 километрдан артык икәнен дә истән чыгармаска кирәк. Пойкинога килен булып төшкәнче бер кәлимә дә татарча сүз белмәгән ул.
–Удмуртлар яши торган Түбән һәм Яңа Оча авыллары зур күпчелекне татарлар тәшкил иткән Түбән, Урта һәм Югары Тәкәнеш авылларына терәлеп үк тора, диярлек. Шулай булуга карамастан, без татарчаны белми үстек. Әби-бабаларыбыз да начар белгән аны. Колхозлар чорында безнең авылда да фермалар бар иде. Аларда бары тик удмуртлар гына эшләде. Авылда башлангыч белем алганнан соң, Кукмара районындагы Иске Уча мәктәбендә белем алуны дәвам иттем. Уку удмурт телендә алып барылды. Сигезенче сыйныфны тәмамлагач, Кукмарадагы тегү фабрикасына эшкә урнаштым. Анда татарлар да, руслар да хезмәт куйды. Әмма аралашу рус телендә барды. Аннан соң авылга кайтып, фермада эшли башладым.
Татарстанда яшәгәч, ничек инде татарча сөйләшмәскә
–Пойкинога килен булып төшкәч тә иремнең, аның туганнарының рус теленнән тыш, татарча белүләренә гаҗәпләнгән идем. Әмма тора-бара, үземә дә бу телдә тупаларга өйрәнергә туры килде. Чөнки Пойкино авылы “Вятка” хуҗалыгының үзәге иде. Фермасында, машина-трактор паркында татарлар белән удмуртлар бергә иңгә-иң куеп эшләделәр. Хәзер мин үземне татарчаны яхшы белүче удмурт хатыны, дип күкрәк сугып әйтә алам. Беләсегез килсә, өлкән яшьтәгеләр арасында русчага караганда, татар телен яхшырак белүчеләр дә җитәрлек.
–Балалар арасында туган телегез онытылмыймы соң?
–Моңа һич кенә дә юл куярга ярамый. Авылда башлангыч мәктәп бар. Анда белем бирү бары тик удмурт телендә генә алып барыла. Аннан соң безнең балалар күршедәге рус авылы Келәүш урта мәктәбендә белем алуларын дәвам итәләр. Анда инде укыту рус телендә. Балаларыбыз туган телләрен онытмасыннар өчен, өйдә бары тик туган телебездә генә аралашабыз. Татар телен дә үскән саен камилләштерә баралар. Безнең гаиләдә өч бала тәрбияләнде. Олы кызыбыз Елена чуваш егетенә кияүгә чыкты. Чувашчаны аңлый башладым, сөйләшергә авыррак әле, ди ул. Иманым камил, аның телләр запасының дүртенче тел белән тулылаланчагына шигем юк. Кызыбыз Анна Келәүш мәктәбенең югары сыйныфларында белем алганда, татар теле буенча фән олимпиадасында район турын отып, республика этабында катнашты, призлы урын яулады. Кызымның удмурт милләтеннән булуына ышанмадылар, минем нәсел-ыру җепләремне тикшерделәр, хәтта. Аня татарча җырларны да бик яратып башкара. Улыбыз Вячеслав татарчаны да, русчаны да яхшы белә. Шулай булгач, Татарстанда яшибез икән, нинди милләттән булуына карамастан, кеше татар телен белергә тиеш, дип саныйм. Ул милләтләрне берләштерүче дуслык теле булырга тиеш.
Башка районнарда татарчаны белмиләр
Людмилага эш буенча республика күләмендә уздырылучы төрле милли конкурс-фестивальләргә барырга туры килә. Аларда ул милләттәшләре белән аралаша. Кызганычка каршы, удмуртлар компактлы яши торган кайбер районнарда әңгәмәдәшемнең карендәшләре татарчаны белмиләр икән.
–Бу телне белү мәҗбүри, дип әйтмим. Ләкин кайчагында аны белү комачау итми. Әйтик, массакүләм чаралар уза, ди. Зур күпчелекне татарлар тәшкил итә. Аларның телен белмәгән, аңламаган, удмурт, чуваш яисә мари кешеләре үзләрен нинди халәттә тоярлар иде икән? Ә инде бу телне белү кайчагында бик ярап та куя. Татарларның ни турында сөйләшкәннәрен аңлыйсың, кайбер фикерләре белән килешмичә, үзеңнекен җиткерәсең. Удмуртлар турында рәнҗетерлек фикерләр була калса, саф татарча телендә җавап биреп, авызын үлчәп ачмаган татар кешесенең күзләрен маңгаена кадәр ачарга мәҗбүр итәсең.
–Мәдәният учагында хәлләр ничегрәк соң?
–Анда уздырылучы барлык мәдәни чаралар да туган телебездә оештырыла. Алар булмаганда, кичләрен авыл яшьләре җыелса, мәдәният йортында бары тик удмурт теле генә яңгырый. Ә инде күрше авыллардан яшьләр килсә, алар безнең авылныкылар белән татарча да, русчада аралаша башлыйлар.
Автор фикере
Быел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге дип игълан ителсә дә, матбугат чараларында әлегә татар телен өйрәнүгә, аның проблемалары турындагы язмалар күбрәк күренә. Проблемалар башка телләр өчен дә бардыр, дип уйлыйм. Шуңа күрә, безгә бу мәсьәләдән дә читтә калмаска кирәк. Безнең районда өч удмурт авылыннан тыш, тагын дүрт мари авылы бар. Аларда гомер кичерүче олысы-кечесе безнең Тукай телендә рәхәтләнеп сөйләшә. Аларны бит беркем дә татарча сөйләшергә мәҗбүр итмәгән. Моңа ихтыяҗ да юк. Әңгәмәбезне Людмила, удмуртча-татарча җөмләләр белән тәмамлады:
–“Мон яратисько аслэстым шаерме!” Татарчасы: “Мин Ватанымны яратам!”– була. Кем Ватанын ярата, ул туган телен, халкын да ярата, дигән сүз.
Рәсемдә: 2019нчы елда Пойкино авылында республика дәрәҗәсендә уздырылган Гырон Быдтон бәйрәмендә Людмила Герасимовага Татарстан халыклары ассамблеясының сертификаты тапшырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев