Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урта Кирмән халкы яхшы хәтерли

Түбән Ушма авылында туып-үсеп, хәзерге вакытта “Мамадыш“ совхозы бистәсендә яшәүче Габделхәлим Шиһап улы Сәләховка 70 яшь тулу уңаеннан.

Хөрмәтле Хәлим Шиһапович!  Сезне чын күңелебездән олуг юбилеегыз белән тәбрик итәбез.

Сез - яшьлегегезнең имәндәй вакытларын безнең төбәкне үстерүгә, Киров исемендәге колхозны күтәрүгә багышлаган ару-талу белмәс, эшлекле рәис, тынгысыз җитәкче. Сез барында төзелгән объектлар матур истәлегегез булып әле һаман авылыбызны бизәп торалар,  тугры хезмәт итәләр. Исемегез авылыбыз тарихына алтын хәрефләр белән язылган. Төбәк халкы Сезне бүген дә хөрмәт белән, яратып искә ала, барысы өчен дә чиксез рәхмәтләрен җиткерә. Аксакалның бүгенге уңышларына да сөенеп яши. Алга таба да Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, иман ныклыгы телибез. Резеда ханым белән, балалар, оныклар игелеген тоеп, озак, тигез һәм бәхетле гомер кичерегез!

Иң изге теләкләр белән, Урта Кирмән, Арташ, Алан халкы исеменнән, Урта Кирмән авыл җирлеге. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев