Укучыларның социаль челтәрләренә мониторинг
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәп укучыларының социаль челтәрләрен мәҗбүри рәвештә күзәтү турындагы хәбәрләрнең дөреслеккә туры килмәвен белдерде. Ведомство аңлатканча, 5–11 сыйныф балаларының интернет киңлегендәге эшчәнлеген өйрәнү бары тик ирекле нигездә һәм ата-аналарның рәсми ризалыгы белән генә үткәрелергә мөмкин.
Министрлык белгечләре интернеттагы деструктив (тискәре) контентны, мәсәлән, кибербуллинг, депрессив һәм суицидаль төркемнәрне, экстремизм яки көч куллануны пропагандалаучы җәмгыятьләрне ачыклауның мөһимлеген билгеләп үтә. Шулай ук балаларны рисклы гамәлләргә этәрүче төрле «чакыру» (вызов) төркемнәре дә зур куркыныч тудыра.
Бу юнәлештә тупланган барлык мәгълүматлар бары тик потенциаль рискларны анализлау өчен генә кулланылачак. Ата-аналардан алынган мәгълүмат нигезендә, балаларның виртуаль дөньяда иминлеген тәэмин итү буенча махсус методик киңәшләр һәм тәкъдимнәр эшләнәчәк. Министрлык ассызыклаганча, бу эшнең төп максаты — балаларга интернетта куркынычсыз яшәргә ярдәм итү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев