Тузганак балы кайнаттыгызмы әле
Тузганак балының файдасы бик күп: ул нервларны тынычландыра, организмны чистарта, матдәләр алмашын яхшырта
300 тузганак чәчәге (чәчәкнең башын гына алырга), 1 л су, 1 кг шикәр комы, 1 әфлисун, 1 аш кашыгы лимон кислотасы.
Тузганак чәчәкләрен җыйгач, әчесе чыксын өчен, өстенә су агызып, 1 тәүлек тотарга кирәк. Аннан суын саркытып, кәстрүлгә салырга. Өстенә 1 л су коярга, әфлисунны вак итеп турап кушарга (орлыклары кермәскә тиеш). Сүрән утта 30 минут кайнатырга. Сүндереп, 6 сәгать тотарга.
Тузганак чәчәкләрен марля аша сөзәргә, согына шикәр комы, лимон кислотасы өстәргә. Талгын утта 2 сәгать кайнатырга. Кайнар килеш банкаларга тутырырга. Суынгач, ул тагын да куерачак.
Йокларга ятар алдыннан 2-3 чәй кашыгы тузганак балы кабып чәй эчсәгез, сихәтен күрерсез.
Лариса ШӘВӘЛИЕВА, Әтнә районы Бәрәскә авылы.
Тулырак: http://tuganaylar.ru/news/h%D3%99b%D3%99rl%D3%99r/larisadan-tuzganakly-bal
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев