Мамадыш хәбәрләре

Мамадыш районының "Нократ" газетасы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Туган якны өйрәнү музее 15нче февральгә махсус күргәзмә әзерли

Ул әфганчы якташларыбызга багышланачак.

Әфган сугышында районыбызның 150дән артык асыл егете катнашты һәм 10ысы һәлак булдылар.

“Минем якташым – сугышчы-интернационалист” дип аталучы әлеге фотокүргәзмә аларга багышланачак. Быел Әфганстан җиреннән сугышчыларыбызны чыгаруга 32 ел тула.

 

Музей хезмәткәрләре әлеге фотокүргәзмәне оештыруда балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрне һәм мәктәп укучыларын актив катнашырга чакыралар. Моның өчен әфганчы туганың, гаилә дустың белән фоторәсемгә төшеп, аны А4 форматында чыгарып, кем белән рәсемгә төшкәнеңне язып, Мамадышның туган якны өйрәнү музеена алып килергә кирәк. Эшләр 10нчы февральгә кадәр кабул ителә.

 

Минневәрис Мингалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Музей фотокүргәзмә