Түбән Камада «Атом» Россия электромобилен тәкъдим иттеләр
Түбән Кама шәһәрендә илебезнең заманча транспорты — яңа «Атом» электрокарының беренче рәсми презентациясе узды. Төбәк җитәкчесе Радмир Беляев әлеге тантаналы чарада төшерелгән кадрларны үзенең социаль челтәрләренә куйды.
Белгечләр әйтүенчә, әлеге электромобильләрне серияле рәвештә җитештерү нәкъ менә агымдагы елда башланыр дип көтелә.
«Атом» проектының нигезендә яңа электр яисә гибрид платформасы ята. Машинаны проектлауда һәм җиһазлауда «Росатом» дәүләт корпорациясенең алдынгы технологияләре һәм фәнни казанышлары киң кулланылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев