Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Түбән Кама перинаталь үзәге февральгә кадәр дезинфекциягә ябылды

Түбән Кама балалар район хастаханәсенең перинаталь үзәге февраль башына кадәр планлы дезинфекция чараларын үткәрү өчен ябылып торачак. Бу мәгълүмат медицина оешмасының рәсми Telegram-каналында урнаштырылган.

Хастаханәнең матбугат хезмәте булачак әниләргә борчылмаска киңәш итә: "Бу — даими рәвештә үткәрелә торган чара. Аның төп максаты — бала тудыручылар һәм яңа туган сабыйлар өчен мөмкин кадәр иң югары куркынычсызлыкны тәэмин итү", — диелә хәбәрдә.

Дезинфекция эшләре барган чорда, перинаталь ярдәмгә мохтаҗлар Яр Чаллы шәһәрендәге Кама балалар медицина үзәгенә, шулай ук Әлмәт шәһәрендәге шундый ук учреждениеләргә мөрәҗәгать итә алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: роддом