Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Түбән Кама медицина көллияте эвакуацияләнде

6 март иртәсендә Түбән Кама шәһәренең медицина көллиятендә гадәттән тыш хәл теркәлде: бинага шартлагыч матдә куелуы турында аноним мәгълүмат килде. Бу хакта район хакимиятенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Студентларның һәм хезмәткәрләрнең гомерен куркыныч астына куймас өчен, аларны ашыгыч рәвештә бинадан чыгарганнар. Тикшерү эшләре барган вакытта укучыларны вакытлыча Түбән Кама үзәк район хастаханәсе бинасына урнаштырганнар.

Махсус хезмәт белгечләре көллият бинасын һәм аңа якын территорияне җентекләп карап чыктылар. «Аноним хәбәр килү сәбәпле, барлык куркынычсызлык чаралары күрелде, студентлар тикшерү ахырына кадәр хастаханәгә эвакуацияләнде», — диелә рәсми белдерүдә. Хәзерге вакытта хокук саклау органнары хәбәрнең чынбарлыкка туры килү-килмәвен ачыклый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев