Түбәләрне кардан һәм боздан арындыру - катгый контрольдә
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның бина түбәләрен кардан һәм боздан арындыруны катгый контрольгә алу турындагы йөкләмәсеннән соң, республиканың хокук саклау органнары киң колачлы тикшерүләр башлап җибәрде. Шәһәр һәм район прокурорлары коммуналь хезмәтләрне, идарә итүче компанияләрне (УК), шулай ук бина хуҗаларын һәм арендаторларны җентекләп тикшерә.
Прокуратураның матбугат хезмәте җиткергән статистика буенча, хәзерге вакытка 40тан артык административ эш кузгатылган. Моннан тыш, оешма җитәкчеләренә һәм җирле үзидарә органнары вәкилләренә закон бозуга юл куймау турында 82 рәсми кисәтү ясалган.
Тикшерү чаралары дәвам итә. Үз вазыйфаларына салкын караган җаваплы затларның эшчәнлегенә катгый хокукый бәя биреләчәк. Әлеге тикшерүләрнең көчәюенә күптән түгел бер бүлү (распределительный) үзәгендә килеп чыккан аянычлы хәл дә этәргеч булган. Прокуратура вәкилләре белдерүенчә, мондый инцидентлар кабатланмаска тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев