Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

ТРда гражданлык БПЛА өчен «ачык һава» режимын булдыру турында килешү имзаланган

Росавиация белән Татарстанның Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы республика территориясендә беспилотлы авиация системаларын очыру өчен рөхсәтләр бирүдә мәгълүмати үзара эшчәнлек турында беренче килешүгә кул куйдылар.

Бу хакта федераль ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итте. Документны Росавиация җитәкчесе Дмитрий Ядров һәм Татарстан Премьер-министры урынбасары, сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко Мәскәүдә узучы «Россия Транспорт» форумында имзалады.

«Килешү регионда «ачык һава» режимын булдыруда һәм дроннар очышларын законлы рәвештә җайга салуны җиңеләйтүдә мөһим роль уйный, шулай итеп Татарстанда тармакның үсешен стимуллаштыра», – диделәр Росавиациядә.

Быел язда игълан ителгәнчә, Татарстан 2026 елда гражданлык беспилотлы авиация системалары технологияләрен үстерү буенча фәнни-производстволы үзәк булдыру өчен 2 миллиард сумнан артык акча алачак.

Дроннарны эшләү үзәкләре «Беспилотлы авиацион системалар һәм комплектларын эшләү, стандартлаштыру һәм серияле җитештерү» федераль проекты кысаларында оештырыла, ул «Беспилотлы авиацион системалар» милли проектында урын ала.

Моңа кадәр Татарстанның «Барс» исемле беспилотлы авиацион системалар буенча фәнни-производстволы үзәге КНИТУ (КАИ) нигезендә булдырылуы турында мәгълүм булды. Аның төзелеше өчен чыгымнар 2,5 миллиард сумга бәяләнгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев