ТР студентлар хезмәт отрядлары икенче урынга лаек
Россиянең аграр югары уку йортлары студентларның авыл хуҗалыгы отрядларының Бөтенроссия җыенында аларның эш нәтиҗәләре игълан ителде.
ТР Студентлар отрядлары матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Казан шәһәрендә узган бу чарага илнең 35 төбәгеннән 170кә якын вәкил җыелган иде. Алар арасында Россия студентлар отрядлары һәм аграр югары уку йортлары хезмәткәрләре бар иде.
Республика студентлар хезмәт отрядлары үзәге директоры, Россия студентлар отрядлары күзәтчелек советы рәисе урынбасары Василий Ислаев белдергәнчә: "Студентларның авыл хуҗалыгы отрядларын агрообъектларга эшкә җәлеп итү – сезонлы ярдәм генә түгел, ә илебезнең азык-төлек иминлеген тәэмин итүгә һәм кадрлар потенциалын үстерүгә зур, стратегик өлеш. Агросәнәгать комплексында фәнни-техник прогрессның тиз темплары һәм цифрлы, биотехнологик чишелешләрнең киң кулланылуы шартларында безгә заманча җиһазлар һәм инновацион хуҗалык итү алымнары белән эшли ала торган яшь, югары квалификацияле белгечләр бик кирәк", – дип ассызыклады.
"Быел гына да 18 меңнән артык студент авыл хуҗалыгы отрядларында хезмәт куйды, мөһим җитештерү бурычларын үтәде. Аеруча әһәмиятлесе шунда: аларның 5 меңнән артыгы 40 кирәкле эшче һөнәр буенча бушлай һөнәри белем алды. Бу ысул безгә хуҗалыкларның агымдагы ихтыяҗларын гына канәгатьләндереп калмыйча, озак сроклы кадрлар резервы булдырырга да мөмкинлек бирә", – дип үз фикерен белдерде ул.
Җыенда катнашучылар Казан дәүләт аграр университетының агробиотехнопаркы, 2024 елда һөнәри белем бирү системасында студентлар отрядлары эшчәнлеген оештыру буенча иң яхшы практика конкурсы (РФ Мәгариф министрлыгы оештырган) җиңүчесе булган Буа ветеринария техникумы, шулай ук Татарстан авыл хуҗалыгы отрядлары өчен әйдәп баручы эш бирүчеләрнең берсе – "Авангард" ҖЧҖ һәм башка предприятиеләр объектларында экскурсияләрдә булдылар.
Кунаклар өчен Россия студентлар отрядларының авыл хуҗалыгы юнәлеше һәм Татарстанның студентлар отрядлары, партнерлар һәм эш бирүчеләр эшчәнлеге турында күргәзмә оештырылды. Республикада студентлар отрядларының эшчәнлеге ТР Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан "Яшьләр һәм балалар" илкүләм проекты максатларына ярашлы рәвештә координацияләнә.
АПК һәм балыкчылык белем бирү учреждениеләре ассоциациясенең генераль директоры Виктор Бердышев студентлар отрядларына кырларда, фермаларда һәм авыл хуҗалыгы өлкәсенең башка объектларында башкарылган зур хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
"Быелгы сезонда Казан дәүләт аграр университеты студентлары гына да 118 мең тонна ашлык эшкәрткән. Бүген биредә безнең студентларны алга – технологик прогресска һәм максатларыбызны тормышка ашыруга алып баручылар җыелган", – дип өстәде ул.
Җыенда "Студентлар отрядлары эшен оештыручы иң яхшы югары уку йорты" конкурсы җиңүчеләре игълан ителде. Икенче урынга Казан дәүләт аграр университеты лаек булды. Шулай ук иң яхшы эш бирүчеләр арасында икенче урынны "Ак Барс" холдинг компаниясе яулады. КДАУ шулай ук авыл хуҗалыгының төрле тармакларында һәм иҗади номинацияләрдә студентлар отрядлары эшен үстерү өчен биш бүләккә лаек булды.
ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе урынбасары Артур Николаев билгеләп үткәнчә: "Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы тармагы алдында берничә өстенлекле бурыч тора – бу ясалма интеллектны кертү, алдынгы технологияләр эшләү һәм селекция эше. Болар – яшьләргә эшләргә туры киләчәк юнәлешләр. Һәм аеруча кыйммәтлесе шунда: студентлар отрядлары составында яшьләр уку вакытында ук практик тәҗрибә алалар, бу аларның хезмәт базарында конкурентлыкка сәләтлелеген шактый арттыра", – диде.
Студентларның авыл хуҗалыгы отрядлары – Россия студентлар отрядларының (РСО) агросәнәгать комплексы өчен кадрлар әзерләүгә юнәлтелгән иң борынгы эш юнәлешләренең берсе. Быел җәй буе илнең эре предприятиеләрендә, Бөтенроссия, төбәкара хезмәт проектлары кысаларында, шулай ук региональ әһәмияттәге объектларда 18 меңнән артык аграр студент эшләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев