Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы диспансерлаштыру программасын үзгәртте

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы 2026 елда үткәреләчәк диспансерлаштыруның яңа кагыйдәләрен игълан итте. Алар сәламәтлекне комплекслы тикшерү процессына берничә мөһим үзгәреш кертә.

Яңа кертелгән кагыйдәләрнең берсе буларак, 40 яшькә кадәрге гражданнарда атеросклерозны профилактикалау максатыннан, кан составындагы липопротеин һәм гомуми липид профиле тикшереләчәк.

Шулай ук 21 яшьтән 49 яшькә кадәрге хатын-кызлар өчен, аналык муентыгы яман шеше үсеше куркынычын кисәтү өчен, биш елга бер тапкыр кеше папиллома вирусы (ВПЧ) барлыгына тест өстәлде.

Ведомство мәгълүматларына караганда, 2025 елда узган диспансерлаштыру вакытында республика халкында 100 меңнән артык төрле авыру ачыкланган. Бу сәламәтлекне даими күзәтүнең никадәр мөһим булуын тагын бер кат раслый.

2026 елда сәламәтлекне профилактик тикшерүне узарга 1987, 1990, 1993, 1996, 1999, 2002, 2005 һәм 2008 елларда туган гражданнар чакырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: диспансеризация