Тәүлекнең 24 сәгате буе бергә!
Бу май аенда бәйрәмнәр шулкадәр күп, билгеләп, шул темага мәкалә язып кына өлгер! 15ендә – Гаилә, 19ында Татарстан матбугаты көне булды. Ике датаны берләштереп, редакциябездә чирек гасыр буе бергә эшләүче Мингалиевлар гаиләсе турында берничә сүз әйтәсем килә.
Газета кавыштырды
Гадәти генә түгел, гаҗәеп гаилә бу, сөбханалла! Бер-берсенә карата булган мөнәсәбәтләре, тормыш фәлсәфәләре үзенчәлекле аларның. Өстәвенә – милли җанлылар, диниләр, зыялылар, каләмлеләр. “Нократ“ны алардан башка күз алдына да китереп булмый. Очрашып, кавышуларына да Галиҗанәб Газета сәбәпче булган бит. Минневәрис Харисович сөйли:
–Мине җәйге ямьле көннәрнең берсендә Уразбахтыга – “8нче Март“ колхозының җәйге лагеренда мул сөт алу серләре турында мәкалә язарга җибәрделәр. Карыйм: чибәр, йомры, җитез генә бер кыз бөтен җиргә җитешеп, чапкынлап йөри. Яшь кенә булса да, бик җитди күренә үзе. Күзем төште. Парторг Рифкать Кәримовтан барысын да әкрен генә җентекләп сораштырдым. Кич белән авылда кунарга калып, өеннән чакырып чыгарып сөйләштердем. Ошады. Шуннан мотоцикл белән килеп йөри башладым. Кулын сорадым, никах укыттык. 37 ел бергә яшибез. Гаиләдә иң мөһиме – бер-береңне аңлау, юл кую, булышу. Балалар безне яратырга өйрәтә, бәлки тәрбиялидер дә әле. Аларга сөенеч булган нәрсәләр, миңа да сөенеч. Фирая КБОда, фабрикада эшләде, соңгы 25 елын редакциядә хезмәт куя. Техник эш башкару гына түгел, каләмен дә чарлады, ресбуликакүләм бәйгеләрдә әледән-әле җиңүләрне яулап кына тора. Нәрсәгә тотынса, шуны эшли минем хатын.
Күчтәнәчкә – китап!
Нәкъ шул ук сорауларны Фираяга Нәгыймулла кызына да бирәм.
–Мин икътисадчы булырга тиешле кеше идем, мәктәптән соң укып та йөрдем әле. Вахит абый Галиев колхоз рәисе булып эшкә килде дә, Уразбахтыда терлекчелекне үстерә башлады. Фермада комсомол-яшьләр бригадасы төзеде. Мең ярымнан артык сыер бар иде. Вахит абый, мине кыстап-кыстап: “Сеңлем, дөрес аңла, безнең хуҗалыкка хәзер нәкъ менә көтү яңарту технологы кирәк, аннары үзеңә дә әйбәт һөнәр булыр!“ – дип, Лаеш авыл хуҗалыгы техникумына осеминаторлыкка укырга җибәрде. Гөрләтеп эшләп киттек, сыерларны оста качырырга өйрәндем, читтән торып укыдым, шул ук вакытта фермада сөт тә җыйдым. Көннәрдән беркөнне безнең Шарманка лагерена районнан “Коммунистик хезмәт өчен“ газетасы хәбәрчесе Минневәрис Мингалиев килеп төште. Рифкать абый бит аны минем турымда гәҗиткә яза дип белеп, барысын да җентекләп сөйләгән. Бераз арттырып та җибәргән бугай. Хәбәрче егет яныма килә дә баса, килә дә баса. Сорауларына уйлый-уйлый җавап бирәм. Гәҗит кешесе бит. Клубка чыкмый идем. Кичен тәрәз каршына килде дә, сызгыра бу. Сораулары калган икән әле, дип чыктым инде. Утырдык, тагын сөйләштек. Шуннан гел безнең авылга килә башлады. 1984нче елның иң сазлы 7нче ноябрь көнне Кече Кирмәннән 6-7 егет олы трактор белән төшеп, сорап, алып менеп киттеләр. Вахит абый эшне ташлап кияүгә киттең дип, озак ачуланып йөрде әле мине. Мамадышта 8 ай фатирда тордык. Чапаев урамында 3500 сумга йорт алдык. Бер елдан Венерабыз туды. Аннары Рәмис. Редакция яныннан гына ипотекага фатир алдык, ул мәңгелек кабалага төшерә торган замана шаукымын түли-түли җан чыга язды. Аллага шөкер, хәзер бурыч бетте! Мин Вәрискә рәхмәтле. Гаилә кадерен белә, балаларны, оныгын ярата. Авырый башласалар, сөтләр кайнатып, баллар болгатып, яннарында кочаклап ята иде. Ике балабызга да югары белем бирдек. Рәмисебез табиб булырга тиеш иде. Ул армиядә Санкт-Петербургта хезмәт иткәндә гаиләбез белән барып, әлеге шәһәрдә сәяхәт итеп йөрдек. Тик улыбызны Аллаһы Тәгалә үз хозурына алды. 7 ел була инде. Авыр кайгы, йөрәктә мәңге төзәлмәс яраны бергә кичердек. Яшь барган саен тормышка башка күзлектән карый башлыйсың, кыйммәтләр үзгәрә. Тик рухи кыйммәтләр – мәңгелек, кем чанасына утырсаң, шуның җырын җырлыйсың. Искә ала башласаң, гаилә тормышында кызык хәлләр күп инде. Бервакыт Вәрисне Мәскәүгә укырга җибәрделәр. Бик авыр сары чемодан күтәреп кайтып керде әтиебез. Без, кызым һәм улым белән, яшел чирәм өстендә үрдәк бәбкәләре саклап утырабыз. Тәмле күчтәнәчләр чыга дип дүрткүз белән көтеп торабыз бит инде. Ачып җибргән иде: шыгрым китап! Дефицит иде бит ул. Үзем дә гомер буе китап җыйдым. ЖЗЛ (жизнь замечательных людей) сериясе белән стенканың ике торыгы тулган әнә. Китап, газета-журнал, язучылар көйләү, аларга үзгә мәхәббәт һәм хөрмәт икебезнең дә канга сеңгән. Гариф Ахунов бездә кунак булганда, биш көн рәттән мунча яктым. Автограф белән китабын бүләк итеп калдырды. Баларыма багышлап язган шигырь кулъязмаларын да кадерләп саклыйм. Тагын Владимир Корчагин хәтердә калган. Ринат Мөхәммәдиев – Вәриснең туганы. Хәзер рәхәт тормышта яшибез, күңел кушкан эш белән шөгыльләнәбез, гаиләбездә иминлек, үзебез сау-сәламәт. Оныгыбыз Казанда татар гимназиясендә укый. Ничек шөкер итмисең?! Аллаһы Тәгаләгә мең рәхмәт,– дип сөйләде Фирая.
Язарга, язарга, язарга!
– Район газетасында 43 еллык эш процессында төрле чаклар булды: мөхәррир район газетасына басмаган язмамның республикакүләм бәйгедә җиңеп чыкканы да; үз фикеремне үткәрү өчен өчәр сәгать буе кабинетта бәхәсләшеп утырган чаклар да. Татар журналистикасы хәзер тамырдан үзгәрешләр кичерә. Монысы кызыграк та әле: интернетта бик тиз генә популярлык казанырга була. Замана таләпләренә җавап биреп, ияреп барган көнебез. Тик басма матбугат безнең канга сеңгән, ташка баскан – мәңгелек. Анысы күңелгә якынрак. Без хәзер пенсия яшенә җиттек, лаеклы ялда да хәзер ни белән шөгыльләнсәм, шуны ук дәвам итәрмен. Язарга инде! Менә тиздән сигезенче китабым дөнья күрергә җыена, – дип киләчәккә планнары белән дә уртаклашты Минневәрис Харис улы.
Районыбызда күпме башлап язучыларга юл һәм шәхси үрнәк күрсәтәләр, китапларын калыпка салып, мөхәррирлек итәләр Мингалиевлар. Серле һәм изге каләм хезмәтенә сорау һәрчак зур. Иҗади уңышлар барыбызга да!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев