Тәкәнеш төбәгенең үз “Йолдыз сәгате” узды
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы унаеннан, Тулбайдагы Шәйхи Маннур музее, Дусай авылы клубы, Тәкәнеш авылы туган төбәкне өйрәнү музее берләшеп, балалар белән Шәйхи Маннурга багышланган "Йолдыз сәгате" үткәрделәр.
Әлеге чарада балалар якташыбыз Шәйхи Маннурнын иҗатын, тормышын барладылар, әсәрләреннән өзекләр тынладылар, шигырьләр сөйләделәр. Чара бик күнелле, җанлы үтте. Уенның җинүчесе Алисә Мөбәракшина булды. Уеннан бер генә бала да бүләксез китмәде.
“Йолдыз Сәгате" балаларда туган җиргә, туган телгә мәхәббәт хисләре уяту, төбәгебез әдипләре белән горурлану хисе тәрбяләү максаты белән оештырылган иде”, – дип хәбәр итәләр мәдәният хезмәткәрләре.
Минневәрис Мингалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев