Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Тиздән Гашыйклар көне

Тиздән Гашыйклар көне. Шул уңайдан яңа проект башлап җибәрдек. Инде беренче иҗат җимеше килеп тә җитте.

Гашыйклар көне

Әгәр булсаң син гашыйк,

Ярың янына ашык:

Бүген – Гашыйклар көне,

Көннең дә бар үз төне.

Кемгәдер яратам дию

Саналмыйдыр гөнаһка,

Сөеп-сөелеп яшәүне

Тиңләр идем оҗмахка.

Ягымлы, назлы сүзләрне

Әйтик без кызганмыйча,

Мөмкинме соң бу дөньяда

Яшәүләр яратмыйча?!.

 

Өйләнешүебезгә 30 ел булу уңаенннан язылды

 Без икебез ике төрле –

Ясалмаган бер камырдан,

Бергә гомер кичерсәк тә

Аерылабыз тамырдан.

 

Икебез ике төрле без –

Син – пәһлеван, мин кечкенә,

Синең акыл алдан йөри,

Миңа булсын тик хис кенә.

 

Язган шигырьләремне дә

Син укып та карамыйсың,

Хәер, кемгә аталган дип

Төпченмисең, барламыйсың.

 

Яраткан җырчым да хәтта

Синең өчен елак Сара.

Менә шулай синең белән

Гомер үтә, еллар ага.

 

Мин бәхетсез дип әйталмыйм,

Бәхет – катлаулы төшенчә,

Яратмыйсың дип тә әйтмим,

Яратасың син үзеңчә.

 

Айрылмадык ике якка

Без бит диеп ике төрле,

Бер-береңә охшамауда

Түгел микән бәхет сере.

Фирая Абдуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев