Теркәлмәгән этләр өчен штраф каралган
Татарстан хакимияте республика халкына өйдә этләрне мәҗбүри теркәү тәртибе турында яңадан искә төшерде. Бу таләп 2025 елның 1 гыйнварыннан үз көченә кергән.
Яңа эт алырга теләүчеләргә (өч айдан өлкәнрәкләрне) аны сатып алганнан соң 30 көн эчендә ветеринария клиникасына мөрәҗәгать итеп, теркәргә кирәк.
Бу кагыйдәне үтәмәгән эт хуҗасына, гадәттә, бер тапкыр кисәтү яки 2000 сумнан 4000 сумга кадәр штраф салына. Кабаттан кагыйдәне бозган очракта, штраф күләме арттырылачак.
2026 елның гыйнвар ае ахырына булган мәгълүматлар буенча, республикада инде 62 меңнән артык өй эте теркәлгән һәм чип салынган. Бу саннар, хайваннарны яклау һәм контрольдә тоту буенча алып барылган эшнең нәтиҗәле булуын күрсәтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев