Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Түбән Ушма авылында гаилә спорт фестивале узды.

“Игелекле боз” федераль программасы буенча оештырылган әлеге чараны быел Татарстан Республикасы Хоккей федерациясе алтынчы мәртәбә үткәрде. Чарада районыбыз башлыгы Анатолий Иванов, Татарстан Республикасы Хоккей федерациясе вице-президенты Андрей Рябов, федерациянең башкарма директоры Кирилл Голубев һәм күп кенә мәртәбәле кунаклар катнашты.

Уеннар Олимпия системасы буенча узды: җиңелгән команда төшеп калды. Һәр коллектив өчәр кешедән торды. Кызлар һәм малайлар ике яшь категориясендә (8-12 һәм 12-14 яшь) көч сынашсалар, гаилә командаларында ике зур кеше һәм бер бала, яисә бер зур кеше һәм ике бала уйнады. Командалар алты дивизионга бүленеп чыгыш ясады, һәр дивизионда составларында өчәр уенчы булган сигезәр команда булды. Шулай итеп, Түбән Ушмадагы турнирда барлыгы 48 командада 144 төрле яшьтәге хоккейчы бозга чыкты.

Язманың тулы варианты белән газетаның алдагы санында таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев