Тауиле балалары әкиятләрне ни дәрәҗәдә белүләрен күрсәттеләр
Тауиле мәдәният йортында башлангыч сыйныфлар укучылары белән “Әкият дөньясында” исемле викторина үткәрелде.
Ул “Мине тулыландыр”, “Кем тизрәк?”, “Төп сүзләре буенча әкиятне тап!”, “Бу кемнең портреты?” кебек турлардан тора иде. Викторина барышында балалар Александр Пушкин әкиятләрен ичскә төшерделәр; Корней Чуковскийның “Цокотуха чебен”, “Телефон” әкиятләрен укыдылар; “Бремен музыкантлары” әкиятендәге җырларны бергәләп башкардылар.
Ул бик җылы мохиттә, дустанә аралашу рәвешендә узды. Ахырдан укучылар Мамадыш районында дус һәм тату гомер кичерүче төрле милләт вәкилләре белән таныштырылды. Викторинада катнашучы һәркем баллы бүләкләргә лаек булды.
Минневәрис Мингалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев