Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанның мәдәният учаклары яңарыш кичерә

2026 елда Татарстан Республикасында мәдәният тармагындагы 38 учреждение капиталь ремонтланачак. Бу масштаблы программа кысаларында 22 авыл мәдәният йорты, балалар өчен 4 сәнгать мәктәбе, шулай ук 4 музей, 2 театр һәм 5 китапханә бинасы тулысынча яңартылачак.

Әлеге эшләр «Гаилә» милли проекты һәм авыл территорияләрен үстерүгә юнәлтелгән дәүләт программалары нигезендә башкарыла. 

Республика җитәкчелеге билгеләп үткәнчә, объектларны яңарту шәһәрләрдә һәм авыл җирлегендә яшәүчеләр өчен мәдәни хезмәтләрнең сыйфатын арттыруга һәм аларны халыкка тагын да кулайрак итүгә юнәлтелгән. Бу адым мәдәни мохитне яхшыртуда мөһим роль уйныйчак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев