Татарстанның яшь эшмәкәрләре миллион сум грант ота ала
Татарстан Республикасында яшь эшмәкәрләр өчен зур мөмкинлек ачыла. «Безнекен булдыр!» («Создай НАШЕ!») дип исемләнгән яшьләр өчен эшмәкәрлек форумы кысаларында үткәреләчәк конкурста катнашучылар миллион сумга кадәр грант ота алачак.
Конкурста ике төп юнәлеш буенча катнашырга мөмкин:
1. «Бизнесы булмаган яшьләр»: Бу категориядә әле һөнәри эшчәнлек башламаган, ләкин үз бизнесларын ачарга хыялланган яшьләр катнаша ала.
2. «3 елга кадәрге бизнес»: Әлеге юнәлеш буенча, эшчәнлегенә 3 елдан артмаган яшь эшмәкәрләр үз проектларын тәкъдим итә ала.
Иң яхшы 100 җиңүче исеме май аенда Мәскәүдә узачак форумда игълан ителәчәк. Конкурста катнашу өчен гаризаларны 2026 елның 10 мартына кадәр кабул итү дәвам итәчәк.
Узган елгы нәтиҗәләр буенча, Татарстан Республикасы Россия төбәкләре арасында иң күп гариза биргән проектлар саны буенча өченче урынны яулаган иде — барлыгы 130 проект тәкъдим ителгән. Бу исә яшьләрнең эшмәкәрлеккә булган зур кызыксынуын һәм республиканың бу юнәлештәге уңышларын күрсәтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев