Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанның яңа Гаилә үзәкләре ике ай эчендә 85 гаиләгә булышлык күрсәткән

2025 елның декабрендә Татарстанда ике мөһим социаль объект – Әлмәт һәм Казанның Авиатөзелеш районында Күпфункцияле гаилә үзәкләре (КФГҮ) үз эшчәнлеген башлап җибәрде. Бу кыска вакыт эчендә алардан республиканың 85 гаиләсе ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы билгеләп үткәнчә, бу үзәкләр ата-аналарга «бердәм тәрәзә» принцибы буенча комплекслы ярдәм тәкъдим итә. Биредә социаль хезмәтләр турында тулы мәгълүмат алу мөмкинлеге бар, шулай ук һәр гаилә үзенең проблемаларын хәл итүдә шәхси ярдәмгә өметләнә ала.

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева аңлатканча, үзәкләргә төрле категория гаиләләр килә. Алар арасында ата-ана хокукыннан мәхрүм калган, әмма балаларын кире кайтарырга теләгәннәр, шулай ук әти-әниләрнең спиртлы эчемлекләр куллануы аркасында авыр хәлдә калганнар бар. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре дә социаль хезмәтләр һәм консультацияләрне тиз арада алу өчен мөрәҗәгать итә. Моннан тыш, балалар һәм ата-аналар арасында аңлашу булмаган гаиләләр дә ярдәм эзли. Алар белән психологлар һәм социаль педагоглар эшли, алар проблеманың тамырын ачыклый һәм низагны чишү юлларын тәкъдим итә.

Юлия Абдреева сүзләренчә, һәр мөрәҗәгать буенча шәхси ярдәм планы төзелә. Үзәккә йөрү ешлыгы гаиләнең ихтыяҗына тулысынча бәйле: кайберәүләргә бер тапкыр консультация җитә, ә кайбер гаиләләр белән эш өзлексез дәвам иттерелә.

Бу Гаилә үзәкләре үз эшчәнлекләрен Россиянең «Гаилә» илкүләм проектының мөһим өлеше буларак башкара.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев