Татарстанлыларның 67,2 проценты спортны үз итә
ТР Спорт министрлыгының йомгаклау коллегиясендә ведомство җитәкчесе Владимир Леонов 2025 елгы эшчәнлекне бәяләде һәм алдагы елларга төп бурычларны билгеләде. Министр белдерүенчә, республикада физик культура һәм спортка җәлеп ителгән халыкның саны тотрыклы үсә.
Төп күрсәткеч — даими рәвештә спорт белән шөгыльләнүче гражданнар өлеше 67,2 процентка җиткән. Бу нәтиҗә белән Татарстан Идел буе федераль округында икенче урынны ышанычлы рәвештә саклый һәм Россиянең иң яхшы биш төбәге исемлегенә керә.
Министрлыкның махсус программалары да үз нәтиҗәсен бирә:
• Өлкән буын вәкилләре арасында спорт сөючеләр 36,1 процентка җиткән.
• Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен аерым шартлар тудырыла: республиканың адаптив спорт мәктәбендә бүгенге көндә 500дән артык кеше шөгыльләнә.
Моннан тыш, Татарстан Россиянең эре корпоратив уеннары һәм спорт ярышларының финал этапларын кабул итүче төп мәйданчык статусын саклый. Республикада мондый масштаблы чараларны уздыру инде күркәм традициягә әйләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев