Татарстанлыларга соңгы юлга озату чыгымнары турында сөйләделәр
«Татарстан 24» телеканалы хәбәр иткәнчә, соңгы вакытта үлем очраклары арту күзәтелә. Бу тенденция халыкның үз сәламәтлегенә карата битарафлыгы — спиртлы эчемлекләрне еш куллану һәм кирәкле даруларны вакытында эчмәү белән бәйле.
Бүгенге көндә республикада җирләү чыгымнары түбәндәгечә билгеләнә:
• Мөселман йоласы буенча җирләү — 25 000 сумнан башлана.
• Христианнарда бу бәя — 35 000 сумнан югарырак.
• Казан шәһәрендә исә соңгы юлга озатуның уртача бәясе 50 000 сум тирәсе тәшкил итә.
Киләчәктәге планнарга килгәндә, 2029 елда башкалада крематорий ачылуы көтелә. Андагы хезмәтләр бәясе 19 меңнән 30 мең сумга кадәр булачак. Белгечләр фикеренчә, бу яңалык зират җирләрен нәтиҗәле кулланырга һәм дефицитны бетерергә ярдәм итәчәк.
Зиратлардагы кагыйдәләр турында да искәртеп үтелде: ябык статустагы зиратларда яңа каберләр казырга рөхсәт ителми. Анда бары тик якын туганнар янына гына җирләргә мөмкин. Ләкин бу очракта да элеккеге кабергә 15 ел тулган булырга тиеш (мәетнең тулысынча минеральләшү вакыты шундый).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев