Татарстанлыларга пенсиянең бер өлешен дәүләткә кайтарырга туры килергә мөмкин
Өлкән буын вәкилләренә пенсия түләү — дәүләтнең төп социаль ярдәм чараларының берсе. Шулай булса да, «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, кайбер очракларда алынган акчаларны казнага кире кайтару бурычы туарга мөмкин.
Бу вәзгыять, гадәттә, пенсионерның түләү күләменә йогынты ясаучы үзгәрешләр турында Социаль фондка вакытында хәбәр итмәве аркасында килеп чыга. Социаль фонд белгечләре аңлатканча, артык түләнгән акчаны кайтару мәҗбүри санала.
Мондый очраклар еш кына карамактагы кешеләр (иждивенецлар) өчен каралган өстәмәләр белән бәйле. Мәсәлән, һәр иждивенец өчен пенсиянең билгеләнгән өлешенә өстәмә рәвештә өчтән бер өлеш күләмендә акча түләнә.
Әйтик, пенсионерның 20 яшьлек баласы югары уку йортында көндезге бүлектә белем ала һәм ата-анасы шуның өчен өстәмә акча ала, ди. Әгәр бу студент укудан чыгарылса яки читтән торып (заочно) уку формасына күчсә, пенсионерның өстәмә түләү алу хокукы югала. Әгәр бу хакта тиешле органнарга белгертелмәсә, законсыз алынган акчаларны кире кайтару таләп ителәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев