Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанга тотрыклы суыклар килә

22 гыйнварда Татарстан территориясендә алмашынучан болытлы һава торышы сакланачак, урыны белән кояш күренеп алачак. Җил юнәлеше көнчыгыштан һәм төньяк-көнчыгыштан булачак, тизлеге секундына 5–10 метр тәшкил итәр дип көтелә.

Һава температурасының сизелерлек төшүе фаразлана:
•  Төнлә: республика буенча -14...-19 градус, ә төньяк һәм көнчыгыш төбәкләрдә (һава аязган вакытта) -23 градуска кадәр суытачак.
•  Көндез: термометр күрсәткечләре -10...-15 градус тирәсендә булачак, төньяк һәм көнчыгыш районнарда -20 градуска кадәр җитүе ихтимал.

Көчле салкыннар килү сәбәпле, Дәүләт автоинспекциясе (ГАИ) машина йөртүчеләргә мөрәҗәгать итте. Инспекторлар ерак юлларга чыкмый торырга киңәш итә. Суык һавада техник ватылулар килеп чыгу ихтималы арта һәм юл-транспорт һәлакәтләре куркынычы көчәя, дип кисәтә белгечләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: салкын