Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда хәрби хезмәткәрләр гаиләләре өчен бушлай укулар дәвам итә

Татарстан Республикасында «Бердәм Россия» партиясенең Җәмәгать ярдәме штабында «Геройлар гаиләләренә финанс терәге» проекты кысаларында финанс грамоталылыгы буенча бушлай укулар дәвам итә. Бу инициатива махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә юнәлтелгән.

Партиянең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, узган очрашуда капиталны саклау һәм база финанс кораллары белән эш итү темасына басым ясалды. Чарада катнашучылар акчаны ничек нәтиҗәле идарә итү, инвестицияләр кертү серләренә өйрәнделәр.

Бу укулар «Эшмәкәрлек» партия проекты, «Ватанны саклаучылар» фонды, «Россия Опорасы» һәм ветераннар оешмалары ярдәме белән оештырыла. Әлеге комплекслы ярдәм чаралары Ватанны саклаучыларның гаиләләрен социаль һәм матди яктан ныгытуга юнәлтелгән. Проект, геройларыбызның якыннарының иминлеген кайгырту буенча системалы эшнең тагын бер адымы булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: проект