Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда үзмәшгульләргә больничный түләү буенча сынау проекты башланды

2026 елдан Татарстан Республикасы үзмәшгульләр өчен ирекле социаль иминиятләштерү буенча эксперименталь мәйданчыкка әверелде. Хәзер үзе өчен эшләүче гражданнар да авырып киткән очракта дәүләттән акчалата ярдәм алу мөмкинлегенә ия.

Программада катнашу өчен үзмәшгульгә «Дәүләт хезмәтләре» (Госуслуги) порталы аша Россия Социаль фондына махсус гариза юлларга кирәк. Бу процесс тулысынча дистанцион форматта оештырылган.

Иминиятләштерү шартлары буенча, гражданнарга иминият суммасының күләмен үзләре сайлау мөмкинлеге бирелә: ул елына 35 мең яки 50 мең сум тәшкил итәргә мөмкин. Шул суммага карап, киләчәктә түләнәчәк пособие күләме билгеләнәчәк.

Шунысын истә тоту мөһим: авыру сәбәпле эшкә яраксызлык буенча төп түләүләр алу хокукы ирекле кертемнәрне кимендә алты ай дәвамында өзлексез түләгәннән соң гына гамәлгә ашырылачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: больничный лист