Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда түбәдән төшкән кар газ торбаларын зарарлый

Татарстанда һава шартларының катлаулануы газ үткәргеч торбалар өчен җитди куркыныч тудыра башлады. Соңгы вакытта шәхси йортларның һәм күп фатирлы биналарның түбәләреннән кар массаларының кискен төшүе аркасында газ инфраструктурасының зыян күрү очраклары ешайды.

Газ хезмәте белгечләре йорт хуҗаларына һәм торак-коммуналь хезмәт күрсәтүче оешмаларга мөрәҗәгать итеп, түбәләрне кар-боздан вакытында чистартып торырга өнди. Уз вакытында күрелмәгән чаралар матди зыянга гына түгел, газ чыгу сәбәпле кеше гомеренә дә куркыныч тудырырга мөмкин.

Куркынычсызлык хезмәтләре искәртеп үтә: бинада үзенчәлекле газ исе сизелә башласа, бернинди очракта да вакытны сузарга ярамый. Тиз арада бинадан урамга чыгарга һәм ашыгыч хезмәтләргә шалтыратырга кирәк.

Ярдәм сорап мөрәҗәгать итү өчен түбәндәге номерлар каралган:
•  Стационар телефоннан — 04;
•  Мобиль телефоннан — 104;
•  Бердәм коткару хезмәте — 112.

Саклык чараларын үтәү — сезнең һәм якыннарыгызның иминлеге нигезе. Түбәләрне чиста тоту газ үткәргечләрнең бөтенлеген сакларга ярдәм итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: газ