Мамадыш хәбәрләре

Мамадыш районының "Нократ" газетасы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда торак төзү буенча еллык программа 38 процентка үтәлгән

3 млн 175 мең кв. м планның 1 млн 194 мең кв. м артыгы файдалануга тапшырылган. Бу хакта Татарстан Республикасының төзелеш министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Коммерцияле торак буенча планның 40 проценты (1 млн 45 мең кв. м), социаль ипотека буенча 33 проценты (49 мең кв. м), шәхси торак төзелеше буенча 37 проценты (728 мең кв. м) үтәлгән.

ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү буенча дүрт программаның үтәлүе турында сөйләде.

Ятим балалар өчен 51 йортта 641 фатир, күп балалы гаиләләр өчен (ьиш һәм аннан да күбрәк баласы булган гаиләләр) 21 фатир каралган. Бүгенге көнгә 18 сертификат рәсмиләштерелгән. «Яшь гаиләләр» категориясендә 61 кешегә таныклыклар тапшырылган. Мәҗбүри күченүчеләр өчен өч сертификатның берсе рәсмиләштерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев