Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда терлекчелек тармагын үстерү: яңа фермалар һәм зур планнар

Быел Татарстан территориясендә 15,7 мең баш мал сыйдырышлы 20 яңа терлекчелек комплексы төзеләчәк. Бу яңа объектлар республикада сөт җитештерүне 125 мең тоннага арттырырга мөмкинлек бирер дип көтелә.

 Әлеге мәгълүматларны Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов ТР Дәүләт Советының профильле комитеты утырышында җиткерде. Аның сүзләренчә, яңа фермалар республиканың 15 районында, шул исәптән Актаныш, Арча, Әтнә, Балтач, Кукмара, Кайбыч, Лаеш, Мамадыш, Минзәлә, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба, Теләче, Тәтеш һәм Ютазы районнарында сафка басачак. Министр урынбасары билгеләп үткәнчә, савым күләменең елдан-ел артуы заманча технологияләрне кертү һәм яңа сөтчелек комплексларын төзү нәтиҗәсе. Мәсәлән, былтыр 11,3 мең баш терлеккә исәпләнгән 18 объект үз ишекләрен ачкан иде (Әгерҗе, Биектау, Лениногорск, Чистай һ.б. районнарда). Узган елгы күрсәткечләр буенча, Татарстанда 524 мең тонна ит, 1,6 миллиардтан артык йомырка һәм 2,37 миллион тонна сөт җитештерелгән. Бер сыерга туры килә торган уртача савым 8873 килограммга җитте. Алга таба бу саннарны арттыру бурычы тора: республика Рәисе күрсәтмәсе буенча, 2030 елга бер сыердан савып алынган сөт күләме 10 мең килограммга җитәргә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев