Татарстанда тәҗрибәсез белгечләрнең кереме: кайсы тармак күбрәк түли?
Татарстанда һөнәри тәҗрибәсе булмаган яшь белгечләрнең башлангыч хезмәт хакы 30 меңнән 63,5 мең сумга кадәр булырга мөмкин.
Бу мәгълүматны "Татар-информ" агентлыгына ТР Мәшгульлек үзәгенең матбугат хезмәте җиткерде.
Үзәктә белдерүләренчә, төрле тармаклар арасында эш тәҗрибәсе булмаган кадрларга иң югары хезмәт хакын түләүчеләр булып түбәндәге өлкәләр тора:
- Файдалы казылмалар чыгару (уртача 63,5 мең сум)
- Төзелеш (59 мең сум) • Транспорт һәм логистика (56,2 мең сум)
- Эшкәртү сәнәгате (55,4 мең сум)
Шунысын да искәртик: яңа һөнәри юнәлештә лаеклы башлангыч керемгә ирешү өчен ким дигәндә ярты ел эш стажы тупларга кирәк. Әлеге тармак буенча уртача хезмәт хакы дәрәҗәсенә чыгу өчен бер-ике ел вакыт кирәк булачак. Ә инде даими үсештә булып, югарырак керемгә ирешергә теләүчеләргә өч елдан биш елга кадәр вакыт сарыф итәргә туры киләчәк, дип өстәделәр Мәшгульлек үзәгенең матбугат хезмәтеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев