Татарстанда күп балалы гаиләләрне тораклы итү өчен акчалар каралган
Татарстанның 2026 елгы бюджетында биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче, яшәү шартларын яхшыртырга мохтаҗ гаиләләргә ярдәм итү максатыннан 273,5 миллион сум акча билгеләнгән. Бу хактагы мәгълүматны ТР Финанс министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.
Әлеге социаль ярдәм чарасы республика казнасы хисабына тормышка ашырыла. Төп механизм буларак, мохтаҗ гаиләләргә торак сатып алу өчен махсус дәүләт сертификатлары биреләчәк.
Программаның үткән еллардагы нәтиҗәлелегенә күз салсак, 2007 елдан башлап 2025 елга кадәр Татарстанда күп балалы гаиләләргә барлыгы 651 торак сертификаты тапшырылган инде. Яңа бүленгән акчалар әлеге юнәлештәге эшне дәвам итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев