Татарстанда коррупцион хокук бозулар буенча кайнар линия эшли
Коррупция очраклары турында 8 (843) 211-73-81 номеры буенча хәбәр итәргә мөмкин.
Татарстан халкы коррупция очраклары турында кайнар линиягә, шулай ук биоресурслар буенча ТР Дәүләт комитетының интернет-кабул итү бүлмәсенә хәбәр итә ала. Бу хакта комитет матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Коррупция — хезмәт урыныннан явызларча файдалану яки физик зат тарафыннан файда алу максатында үз вазифаларыннан законсыз файдалану. Бу ришвәт тә, акча урлау да, дусларына һәм туганнарына законсыз ярдәм дә булырга мөмкин», — дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.
Коррупция очраклары турында 8 (843) 211-73-81 номеры буенча хәбәр итәргә мөмкин. Экспертлар шалтыратуларны эш көннәрендә кабул итә: дүшәмбе–пәнҗешәмбе — сәгать 9.00дан 18.00гә кадәр, җомга — сәгать 9.00дан 16.45кә кадәр.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/society/12-07-2021/tatarstanda-korruptsion-hokuk-bozular-buencha-kaynar-liniya-eshli-bashlady-5829932
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев