Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда корал әйләнеше мәсьәләләре буенча «туры элемтә» узачак

20 февральдә Россия Президентының Татарстан Республикасындагы кабул итү бүлмәсендә корал тоту, саклау һәм теркәү кагыйдәләренә багышланган телефон элемтәсе оештырылачак.

Республика халкы үз мөрәҗәгатьләрен иртәнге 10:00нан көндезге 12:00гә кадәр юллый ала. Ике сәгать дәвамында белгечләр гражданнарның сорауларына җентекле аңлатмалар бирәчәк.

«Туры элемтә» кысаларында Россия Милли гвардиясе гаскәрләре федераль хезмәтенең (Росгвардия) Татарстан буенча идарәсе хезмәткәрләре җавап бирәчәк. Бу чара корал ияләренә закон таләпләрен төгәлрәк аңларга һәм хокукый хаталардан качарга ярдәм итү максатыннан үткәрелә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: туры элемтә