Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда җиде меңгә якын чыпчык санап чыгарылган

Россиядә халык санын алу белән беррәттән, кыргый табигать дөньясын өйрәнүгә багышланган махсус акцияләр дә үткәрелеп килә. Бу юлы Татарстан халкы киң таралган кечкенә кошларны — чыпчыкларны санауда катнашты.

Республикада бу экологик башлангычка 401 кеше кушылган. Аларның бердәм тырышлыгы нәтиҗәсендә төбәк территориясендә барлыгы 6948 чыпчык теркәлгән. 

Кошларны барлауда аеруча Бөгелмә, Зәй, Яшел Үзән, Алабуга, Казан, Минзәлә, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрендә, шулай ук Буа һәм Тәтеш районнарында яшәүчеләр зур активлык күрсәткән.

Бөтен Россия буенча алынган мәгълүматлар исә тагын да кызыклырак: илнең 87 төбәгендә барлыгы 322 426 чыпчык ачыкланган. Бу мәгълүматлар орнитологлар өчен кошлар дөньясындагы үзгәрешләрне күзәтүдә мөһим материал булып тора.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чыпчык