Татарстанда язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлану вакыты билгеле булды
Татарстан Республикасында традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре 14 марттан үз эшен яңадан башлап җибәрәчәк. Бу хакта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров белдерде.
Министр ассызыклаганча, аграр тармак халыкны сыйфатлы һәм арзанлы азык-төлек белән тәэмин итүдә зур социаль җаваплылык йөртә. Республикада инде күптәннән оештырылып килүче ярминкәләр нәкъ менә шушы максатка хезмәт итә.
Мәгълүматларга караганда, узган елгы ярминкәләр вакытында республика халкына 2 миллиард сумнан артык суммага продукция сатылган. Бу күрсәткеч мондый сәүдә форматларының халык арасында никадәр зур ихтыяҗ белән файдалануын раслый.
Шул ук вакытта республиканың агросәнәгать комплексы тышкы базарда да актив эшчәнлек алып бара. Бүген Татарстан өчен төп экспорт юнәлешләре булып Таможня берлеге илләре һәм Вьетнам санала. Бу партнерлык республика продукциясенең чит илләрдә дә конкуренциягә сәләтле булуын күрсәтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев