Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда ятим балаларны торак белән тәэмин итү өлкәсендә каршылыклы вәзгыять

Республикада ятимнәр саны азаю күзәтелсә дә, аларны фатирлы итү юлында административ киртәләр саклана. Аудитор Сергей Колодников белдергәнчә, соңгы җиде еллыкта динамика уңай — балалар йортларында тәрбияләнүчеләр саны сизелерлек кимегән.

Ләкин бюджет акчаларын куллануда җитешсезлекләр бар. Татарстанның Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы 2024 елда махсус торак фондын төзекләндерүгә бүлеп бирелгән 3,5 миллион сум акчаны үзләштермәгән, ягъни бу максатларга тотылмый калган.

Шул ук вакытта республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгына ятимнәрнең торак хокукларын яклау буенча суд карарларын үтәү һәм юридик чыгымнарны каплау өчен өстәмә 200 мең сум акча тотарга туры килгән.

Тикшерүләр күрсәткәнчә, бушлай торакка мохтаҗ булган ятимнәр исемлеген төзегәндә дә җитди техник һәм хокукый хаталар теркәлгән. Бу исә чиратта торучыларның үз хокукларын гамәлгә ашыруын катлауландыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: торак