Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда яшь гаиләләр торак сертификатлары ярдәмендә фатирлы булган

Татарстан Республикасында 8,2 меңнән артык яшь гаилә дәүләт ярдәме рәвешендә торак сертификатлары алган. Бу программа гаиләләрнең яшәү шартларын яхшыртуга юнәлтелгән.

Бирелгән акчаларны яшь гаиләләр яңа яисә икенчел базардан фатир сатып алуга, үзләренең шәхси йортларын салуга, шулай ук мохтаҗлар исәбенә кергәннән соң рәсмиләштергән ипотека кредитларын каплауга тота ала.

Әлеге торак программасында катнашу өчен төп шарт — гаиләнең торакка мохтаҗ булуы һәм финанс яктан тотрыклы булуын дәлилләү. Яшьләрнең үзләренең дә түләү мөмкинлекләрен раславы сорала.

Яшьләр эшләре министрлыгында аеруча шуны ассызыкладылар: программада катнашучыларның Россия Федерациясе гражданлыгын кайчан алуы мөһим түгел. Гамәлдәге норматив документлар гражданлыкка кагылышлы вакыт чикләмәләре куймый.

2026 елда торак мәсьәләсен хәл итүдә 61 яшь гаиләгә булышылачак. Бу санның 41е, беренче чиратта, күп балалы гаиләләргә һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә кагылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: торак